Чутайда Ватанны саклаучылар бәйрәме сәгать 10 да " Кызыл юл" кооперативы призына оештырылган хоккей ярышлары белән башланып китте. Салавыч, Борнак, Чутай командалары арасында кубок өчен кискен көрәш барды. Ахырдан финал уенында Чутай командасы 5 кә 3 исәбе белән Салавыч командасын отып җиңүче булды. Җиңүче командага " Кызыл юл" кооперативының кубогы, грамота, иң оста уенчыга, капкачыга грамоталар, кооперативның бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмнең икенче өлеше хатын-кызларыбыз көче белән генә әзерләнгән " Бәйрәм белән сезне ир-егетләр" концерты белән дәвам итте. Ансамбль чыгышын, дәртле биюләрне, җырларны, скетчларны тамашачыларыбыз көчле алкышларга күмде. 2 сәгатькә якын барган концерт һәркемгә бик ошады. Ватан сакчыларын бәйрәм белән котлап хатын- кызларыбыз эстафетаны егетләргә тапшырды.