ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 21 нче февралендә Балтач муниципаль районы җитәкчесе Нутфуллин Р.Р. катнашында  Бөрбаш авылында халык җыены  узды.

2019 елның 27 февралендә сәгать 10.00 нан 12.00 гә кадәр Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансур улы түбәндәге адрес буенча гражданнарны кабул итәчәк: Балтач штп, Мәдәният үзәге (район мәдәният йорты), Ленин урамы,  52.

22 нче февраль көнне  10.00 сәгатьтә интернационалист-сугышчылар  хөрмәтенә спорт мәктәбе "Дулкын" йөзү бассейнында район беренчелегенә яшүсмерләр арасында йөзү ярышы уздырды.

Ничек үзмәшгуль граждан булырга?

23 февраль көнне Шубан авыл мәдәният йорты  Шубан авыл китапханәсе  белән берлектә Ватанны саклаучылар көненә әтиләр һәм балалар өчен «Гаиләбез сакчысы» исемле күңел ачу кичәсе оештырдылар. Әтисе  белән улы төрле ярышларда көч сынаштылар.


23
февраль, 2019 ел
шимбә

2019 елның 23 февралендә 10.00 сәгатьтә "Сабантуй" ял паркында "Форпост" үзәге Россия Федерациясе Герое Олег Николай улы Исаев истәлегенә  "Итекле хоккей" уздырды. Анда төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән ир-атлар катнашты.

2019 елның 23 февралендә Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең «Сабантуй» ял паркында Балтач муниципаль районының авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре арасында өч төр ярыш  булып узды.

Башкортстанда (Салават шәһәрендә)  авыл командалары арасында финал ярышларының III этабы (2004-2005 елгы уенчылар) тәмамланды. 20 февральдә «Алтын алка» клубы президенты Алексей Тарасов катнашында ябылу тантанасы булды!

Өстәл теннисы уены  мавыктыргыч та, азартлы да. Нәкъ менә 23 февраль - барлык ир-атлар бәйрәме уңаеннан, "Факел" яшүсмерләр клубында әлеге мавыктыргыч спорт төре буенча сынаулар узды.

2019 елның 22 февралендә «Факел "  хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Баһадир көче» темасына дзюдо түгәрәгенә йөрүчеләр арасында спорт ярышлары үткәрделәр. Балалар үз көчләрен, җитезлеген, тизлеген һәм төгәллеген озынлыкка сикерү, күтәрелү һәм тартылу кебек төр ярышларда сынап карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International