22 февраль көнне, Кече Лызи мәктәбендә «Йөрәгеңне китапларга багышла» дигән Халыкара туган тел көненә багышланган чара китапханә сәгате үткәрелде, аны авыл китапханә җитәкчесе оештырды. Чарада 2 сыйныф укучылары катнашты.
Арбор авылында яшәүче Гаязетдинова Диләфрүз Нигәмәтҗан кызына 22 февраль көнне 90 яшь тулды.
19-21 февраль көннәрендә Биектау бистәсендә 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча «Сабантуй» журналы призларына Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларда 42 команда арасыннан 36 көрәшче катнашты.
Балтач муниципаль районы командасы беренче урынны яулады! Команданы җиңүләре белән котлыйбыз!
2019 елның 21 февралендә 14.00 сәгатьтә "Балтач «Форпост" үзәге директоры Ф. Ш. Гыйлемҗанов Балтач муниципаль районының «Форпост» хезмәткәрләре, Балтач урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары арасында «Ватанны саклаучылар көне» нә багышланган пневматик винтовкадан ату буенча спорт ярышы үткәрде.
21 февраль көнне Шеңшеңәр авыл китапханәсендә Халыкара туган тел көне уңаеннан “Дөньяда иң-иң матур тел – ул минем туган телем” исеме астында тамчы-шоу үткәрелде. Чарада 5-6 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар туган телебездә иҗат иткән язучыларның иҗаты буенча сорауларга җавап эзләделәр, туган телебезгә багышланган шигырьләр укыдылар.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының 2019 елның 25 февраленнән алып 3 мартына кадәр эш регламенты нигезендә депутатлар төбәк атнасы форматында эшләячәк.
27 февраль көнне 10: 00-12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы, Балтач ш.т. п., Ленин ур., 52 нче йорт адресы буенча Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Бариев Марат Мансур улы кабул итәчәк.
Җаваплылар: Асхатова Л. Р., Тарасова Н.С., Гатиятуллина И. Р.
Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Чепья авыл китапханәсе «Безнең тамырлар. Без фольклор укыйбыз» акциясенә кушылды. «Фольклор – душа народа” китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Күргәзмә киң даирә укучылар өчен тәкъдим ителде.
2019 елның 21 февралендә "Хыял «яшьләр үзәге 3 нче номерлы Балтач балалар бакчасының әзерлек төркеме гаиләләре арасында «Сәламәт гаилә-бәхетле гаилә» дигән спорт-күңел ачу уены үткәрде.
21 февраль көнне Чапшар авылы күчмә китапханәсендә 4-9 сыйныф укучылары катнашында Халыкара Туган тел көне уңаеннан, “Җыр булырлык сүзләр биргән ,Туган телем, рәхмәт сиңа !” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрелде. Туган телебез – матур, күркәм тел.