Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллинның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

2019 елның 22 феврале, җомга

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм!

 

23 февраль-Россия календарендә үзенчәлекле дата. Бу көнне без тыныч тормыш сагында торучыларга хөрмәт күрсәтәбез, армия һәм флот сафларында үзләренең гражданлык бурычларын башкаручыларны, хәрби хезмәттә булган кешеләрне хөрмәтлибез. Ватанга тугрылык, батырлык, фидакарьлек һәм сугышчыларыбызның сугышчан осталыгы – бу бөек Россиянең тотрыклылык һәм иминлек нигезләренең берсе.

 

Сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннарына тирән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Ватаныбызның иң авыр чорларында данлы хезмәтегез өчен сезнең алда баш иябез.

23 февраль көнне без барлык ир-атларны да , алар армиядә хезмәт иткән яки «тыныч» һөнәр вәкилләре булуга карамастан, әлеге бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйбыз.

Илебезгә куркыныч янаган чорларда да барлык ирләребез дә , картыннан алып яшенә кадәр, үз гаиләсен, үз җирен, яраткан Ватанын  сакларга үз ихтыярлары белән чыктылар.

Кадерле якташлар! Без Сезгә тынычлык, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм алдагы тормышыгызда  уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International