19-21 февраль көннәрендә Биектау бистәсендә 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча «Сабантуй» журналы призларына Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды. Ярышларда 42 команда арасыннан 36 көрәшче катнашты.
Балтач муниципаль районы командасы беренче урынны яулады! Команданы җиңүләре белән котлыйбыз!