21 февраль көнне Чапшар авылы күчмә китапханәсендә 4-9 сыйныф укучылары катнашында Халыкара Туган тел көне уңаеннан, “Җыр булырлык сүзләр биргән ,Туган телем, рәхмәт сиңа !” дип исемләнгән интеллектуаль викторина үткәрелде. Туган телебез – матур, күркәм тел. Безнең бурыч – балаларда милли аң, горурлык уяту, телебезне саклап калу. Викторина барышында балалар үз белемнәрен ныгыттылар, татар телебезнең искиткеч бай тел булуын ачыкладылар.