Башкортстанда (Салават шәһәрендә) авыл командалары арасында финал ярышларының III этабы (2004-2005 елгы уенчылар) тәмамланды. 20 февральдә «Алтын алка» клубы президенты Алексей Тарасов катнашында ябылу тантанасы булды! 1 урын - "Светлогорец" командасы (Калининград өлкәсе). Ярышлар 15-20 февраль көннәрендә уздырылды, анда Камчаткадан алып Калининград өлкәсенә кадәр 16 команда катнашты.
Балтач муниципаль районы командасы уңышлы гына катнашты. Иң яхшы уенчы Шәрәфиев Риназ!
Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез