Балтач муниципаль районының оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре арасында өч төр ярыш

2019 елның 23 феврале, шимбә

2019 елның 23 февралендә Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең «Сабантуй» ял паркында Балтач муниципаль районының авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре арасында өч төр ярыш  булып узды.

Әлеге ярышлар ел саен үткәрелә һәм алар күп кенә җитәкчеләргә үзара ярышып кына түгел, бәйрәм мохитендә күрешергә дә мөмкинлек бирде.

Иртән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре килгән җитәкчеләрне җылы каршы алды. Шулай ук азык-төлек пунктлары да оештырылды, анда барысы да коймак белән сыйлана һәм тәмле шашлыклардан авыз итә алдылар.

Өч төр ярыш  программасы  ир-атлар арасында да, хатын-кызлар арасында да 3 этапта үтте:

1.Чаңгы ярышлары (ирекле стиль)

2. Пневматик коралдан ату

3. Граната ыргыту

   3 этап нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:

    Хатын-кызлар арасында:

1.Әхмәтханова Зөһрә (ЗАГС бүлеге)

2. Сәлахетдинова Рәзинә (Мәдәният бүлеге)

3. Ильясова Рузилә (Архив)

         Ир-атлар 40 яшькә кадәр :

1.Гайнетдинов Илһам (Башкарма Комитет)

2. Шәфигуллин Ирек (МФЦ)

3. Исмәгыйлев Марат (ДЮСШ)

         Ир-атлар 55 яшькә кадәр:

1.Хәйретдинов Айдар (БРБК җитәкчесе)

2.Колоколов Николай (ҖЧҖ “Дуслык ")

3. Галимуллин Илшат (Башкарма Комитет)

       55 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар:

1.Гыйләҗев Наил ("Балтачагрохимсервис”)

2. Мөҗипов Раиф ( Шубан авыл җирлеге)

3.Кәримов Равил (Контроль-хисап палатасы)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International