2019 елның 22 февралендә «Факел " хезмәткәрләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Баһадир көче» темасына дзюдо түгәрәгенә йөрүчеләр арасында спорт ярышлары үткәрделәр. Балалар үз көчләрен, җитезлеген, тизлеген һәм төгәллеген озынлыкка сикерү, күтәрелү һәм тартылу кебек төр ярышларда сынап карадылар.
Кече төркем арасында ярыш нәтиҗәләре:
1 урын - Хафизов Рамазан
2 урын - Камалиев Гомәр
3 урын - Зиннәтуллин Әмир
Урта төркем:
1 урын - Бариев Әмир
2 урын-Муллагалиев Риаз
3 урын-Гомәров Мөхәммәд
Өлкән төркем:
1 урын-Муллагалиев Замир
2 урын-Даминов Ирек
Кызлар арасында:
1 урын-Галимова Ләйлә
Чара җиңүчеләрне билгеләү һәм аларны грамоталар белән бүләкләү белән тәмамланды.