Борбаш авыл җирлеге яңалыклары. 21 февраль көнне халык җыены узды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

2019 елның 21 нче февралендә Балтач муниципаль районы җитәкчесе Нутфуллин Р.Р. катнашында  Бөрбаш авылында халык җыены  узды.  Анда  авыл җирлеге хезмәткәрләре, оешма җитәкчеләре,  җәмәгать Советы рәисләре, дин эшлеклеләре, авыл старосталары, Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәне авыллары халкы катнашты.                                                                                                       

Көн тәртибенә авыл җирлеге башлыгының 2018 нче елда эшчәнлегенә отчеты һәм 2019 нчы елга бурычлар куелган иде.   Балтач муниципаль районы җитәкчесе Нутфуллин Р.Р. 2018 нче елга Балтач муниципаль  районы  эшчәнлеге буенча чыгыш ясады, сорауларга җавап бирде. Соңыннан Бөрбаш авылы клубы хезмәткәрләре концерты булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International