ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 3 мартында Балтач шәһәр тибындагы поселогында Балтач районы һәвәскәр чаңгычылары призына чаңгы ярышлары узачак. Ярышларда 18 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәр спортчылар катнаша ала. Катнашучыларга 10 км һәм 30 км дистанцияне сайлау тәкъдим ителә.

2019 елның 25 февралендә район мәдәният йортында " Ватан сугышчыларына» ял паркын төзекләндерүнең якынча концепциясе турында фикер алышу булды . Очрашу Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында уздырылды.

23 февраль көнне, Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан,  Карадуган авылында «Игенче» күмәк хуҗалыгы призына хоккей ярышлары узды. 4 команда арасында (Карадуган-1(25 яшькә кадәрләр), Карадуган-2, Арбаш, Түбән Кенә командалары) 1 нче урынны Карадуган-1 командасы алды. 2 нче урында-Арбаш, 3 нче урында- Түбән Кенә командалары.

24 февраль  көнне Борнак авыл китапханәсендә Әмирхан  Еникигә 110 ел тулу уңаеннан “Рухи  матурлык җырчысы” исемле китап күргәзмәсе  ясап куелды.

    24 февраль көнне Карадуган авыл китапханәсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ватанымның изге уллары “ исемле әдәби – музыкаль кичә үтте.  Кичә җырлар белән үрелеп барды, өлкән китап укучыларыннан 7 кеше катнашты.


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Конкурс кредитлау һәм инвестицион финанслашуның махсус шартларын тәэмин итү белән инвестицион проектларны сайлап алганда, гамәлгә ашыруга һәм гамәлгә ашыруга әзерләнгәндә «бер тәрәзә» моделе булып тора.

Россия Федерациясе Салым кодексының 32 статьясындагы 1 пунктының 10 пунктчасы нигезендә салым органнары салым түләүчеләргә (җыемнар түләүчеләргә, салым агентларына) аларның запрослары буенча салым, җыемнар, пенялар, штрафлар, процент түләү бурычларын үтәү турында белешмә тапшырырга тиеш

Ел саен узган салым чорында 30 апрельгә кадәр физик затлар кеременә салым буенча салым декларациясен (3 нче форма-НДФЛ) салым органына керем алган физик затлар бирергә тиеш

22 февральдә  Чепья балалар китапханәчесе  “Әкият” балалар бакчасында   нәниләрне  хәрби темадагы  әдәбият белән таныштырды. Ватаннны саклаучылар көненә  багышланган   бу чарада балаларга китаплар күрсәтелде,  А.Митяевның “Почему Армия всем родная” китабы кычкырып укылды.

25 февральдә көннең икенче яртысында, 2019 елның 26 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә  урыны белән бозлавык көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International