2019 елның 25 февралендә район мәдәният йортында " Ватан сугышчыларына» ял паркын төзекләндерүнең якынча концепциясе турында фикер алышу булды . Очрашу Татарстан Республикасы иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы кысаларында уздырылды.
Фикер алышуда «Ватан сугышчыларына»паркын төзекләндерүнең якынча концепциясе тәкъдим ителде. Катнашучылар тәкъдим ителгән концепциянең көчле һәм кимчелекле якларын тикшерделәр, эшләп бетерүне таләп иткән моментларга күрсәттеләр һәм паркны үзгәртеп кору буенча үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.
Парк халык арасында популяр һәм тарихи мирас объекты булып тора. Төзекләндерүнең төп бурычы-паркны барлык категория гражданнар өчен дә уңайлы итү.
Җәмәгать фикер алышуларында 50 дән артык кеше катнашты: бистәнең актив кешеләре , якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре һәм биналар милекчеләре һәм арендаторлары, җирле бергәлекләр активистлары һәм вәкилләре, эшмәкәрләр, гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары һәм укучылары, Балтач муниципаль районының баш архитекторы Ш. Ф. Борханов, район башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов.
Очрашуда катнашучыларның фикерләрен исәпкә алып төзекләндерү концепциясе камилләштереләчәк.