ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә һәр граждан куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә җавап бирә торган шартларда хезмәт өчен дискриминациясез һәм федераль законда билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булмаган акчалата бүләккә, шулай ук эшсезлектән яклану хокукына ия.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Минем шәҗәрәм» дигән генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсы игълан ителде, аның муниципаль этабы 2019 елның 20 мартыннан 15 апреленә кадәр узды.


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

   Салавыч авылында гомер итүче Идрисова Мәрьям Гыйззатулла кызына  24 апрель көнне 95 яшь тулды.

     Бөек Ватан сугышы ветерананнарына Татарстан Республикасы Президенты һәм Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары, азык-төлек пакетлары тапшырылды.

   Арбаш авылында гомер итүче Нәбиуллина Гәүһәрия Җәләлетдин кызына  23 апрель көнне 90 яшь тулды. 

2019 елның 25 апреленә

2019 елның 24 апрель 18 сәгатьтән 25 апрель 18 сәгатькә кадәр

2019 елның 24 апрелендә 09.00 сәгатьтә Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булып узды. Утырышта Балтач район Советының чираттагы утырышына чыгарыла торган сораулар каралды.  

Бүген 24 нче апрель көнне ТР Балтач муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ булегендә  Балтач районының яшь гражданнарына тантаналы рәвештә паспорт тапшыру чарасы үтте.ГХАТ бүлеге бинасында әлеге төрдәге танатаналы чараларны үткәрү күркәм гадәткә әйләнеп бара.

 23 апрель көнне Урта Көшкәт авыл клубы хезмәткәрләре Түнтер мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "НАЗ" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен концерт номерлары белән чыгыш ясады. Алар өчен рус, татар, удмурт җырлары һәм биюләр әзерләнгән иде.

23 апрель көнне Балтач районы Хакимиятендә 27 апрельгә планлаштырылган гомумрайон өмәләре үткәрү сораулары буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International