23 апрель көнне Балтач районы Хакимиятендә 27 апрельгә планлаштырылган гомумрайон өмәләре үткәрү сораулары буенча киңәшмә узды.
Утырыш залында предприятие, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе А. Ф. Хәйретдинов рәислек итте.
Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе И. Д. Габдрахманов һәркемне гомумрайон шимбә өмәсенә чыгарга, һәр хуҗалыкта санитар тәртип урнаштырырга чакырды. Барлык милек формасындагы предприятие, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре үз коллективларын төзекләндерүгә чыгарырга тиеш. Бары тик уртак көч белән генә тәртип урнаштырып булачак.