20 апрель көнне 13.00 сәгатьтә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Балтач якташлар җәмгыятенең очрашуы узды.
23 апрель көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсе Бөтенрәсәй “Библиотөн – 2019” акциясендә катнашты. Китап укучылар әдәбият, шигърият, җыр, музыка, кино, театр сәнгате дөньясына сәяхәт иттеләр. “Россия рәссамнары берлеге” Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы, “Татарстан рәссамнар берлеге” региональ бүлеге әгъзасы, рәссам Т.М.Ильясов кунакларны үзенең картиналары белән таныштырды. “Тибрәндерик күңел кылларын!” исеме астында оештырылган әдәби-музыкаль кунак бүлмәсендә китап укучыларыбыз шигьрият дөньясында тибрәлделәр, Балтач балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы укучыларның чыгышларын карап хозурландылар. Мастер-класс бүлегендә райондашларыбыз Таһир Садыйков, Зөһрә Сәмигуллина, Марат Кадыйров һәм Дамира Гыйльмуллиналарның кул эшләреннән төзелгән күргәзмәләр белән таныштылар. “Библиотөн – 2019” Россиядә Театр елы уңаеннан, “Тормышыбыз – театр” исеме астында үтте. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан, якташыбыз Венера Касыймованың «Әллә ялгышым, әллә язмышым...” повесте буенча «Эх, сәвит сәүдәсе!» дип аталган инсценировка күрсәтелде. Чәй-брейк – чәй тәнәфесендә кунаклар төрле җиләк-җимешләрдән, шифалы үләннәрдән төнәтелгән чәйләрдән авыз иттеләр. Балтач кино учреждениесе тәкъдим иткән “Үксезләр” кинофильмын (Равилә Шәйдуллина-Морат повесте, реж. Нурания Җамали) карадылар. Библиотөн акциясе тулы һәм җанлы үтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренә шуны хәбәр итә, җир асты суларын чыгару максатында байлыкларыннан файдалануга скважиналарны лицензияләү мәҗбүри процедура. Су чыгару скважинасына лицензия алу зарурлыгы гамәлдәге законнарда (“Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән. Җир асты байлыкларыннан файдалану лицензия рәвешендәге махсус дәүләт рөхсәте белән рәсмиләштерелә, ә җир асты суларын чыгару максатында су җыю скважинасыннан файдалану җир асты байлыкларыннан файдалануга керә.
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге балаларны, ата - аналарны Халыкара гаилә көненә багышланган "Минем гаиләм" иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра.
2019 елның 23 апрелендә МБУ “Хыял”яшьләр үзәге УСЗ «Балтач»та Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган егетләр арасында кул көрәше буенча «диварга дивар » ярышы үткәрде.
19 апрель көнне Балтач мәдәният үзәгендә Һөнәри бәйрәм – Җирле үзидарә көне уңаеннан җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Балтач муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды
2019 елның 21 апрелендә «Хыял» яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе Балтач муниципаль районы урта мәктәбе укучылары арасында «Әйдә шаярт» Республика КВН фестивалендә катнашу максаты белән белем бирү семинары оештырды.
Смәел авылында гомер итүче Габдрахманова Разыя Газыйм кызына 22 апрель көнне 90 яшь тулды.
Балаларның ял итү һәм сәламәтләндерүгә хокукларын гамәлгә ашыру өлкәсендә системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, балаларның җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында телефоннар буенча «кайнар линия» эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада коммерциячел булмаган бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча чыгымнарын финанслашу программасының гамәлдә булуын искә төшерә. 2018 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 20 декабрендәге 1185 номерлы карары белән СНТның эчке объектларын ремонтлауга чыгымнар өчен 1:2 чагыштырмасында субсидияләр бирү тәртибе расланды. Программаның асылы шунда, СНТ ремонтлауга тоткан һәр мең сум өчен дәүләт тагын ике мең сум өсти.