2019 елның 23 апрелендә МБУ “Хыял”яшьләр үзәге УСЗ «Балтач»та Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган егетләр арасында кул көрәше буенча «диварга дивар » ярышы үткәрде.
Ярышларда 4 команда катнашты: Балтач урта мәктәбеннән 2 команда, Чепья урта мәктәбе һәм Арбор төп гомуми белем бирү мәктәбе командалары .
Ярыш җиңүчеләре:
1 урын - Балтач -1
2 урын - Чепья
3 урын –Балтач -2
Җиңүчеләр дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнде.