Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге балаларны, ата - аналарны Халыкара гаилә көненә багышланган "Минем гаиләм" иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. Эшләр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Балтач штп., Ленин урамы, 45 йорт (ГХАТ бүлеге). Белешмәләр өчен телефон: 2-60-30