Һөнәри бәйрәм – Җирле үзидарә көне уңаеннан бүләкләү

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

19 апрель көнне Балтач мәдәният үзәгендә һөнәри бәйрәм – Җирле үзидарә көне уңаеннан җирле үзидарә органнарында озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре өчен Балтач муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов;

Балтач шәһәр җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Дамир улы Габдрахманов;

Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Зәкиева;

Кече Лызи авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкче урынбасары Лариса Михайловна Михайлова;

Шеңшеңәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкче урынбасары  Нурия Нургаян кызы Хадиева;

Шубан авыл җирлеге башкарма комитетының бухгалтеры Ләйсән  Шакирҗан кызы  Шайхетдинова;

Балтач муниципаль районының  мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының  баш белгече Люция Габдулла кызы Шәйһетдинова;

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр:

Балтач муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының  әйдәп баручы белгече Руслан Альберт улы Михайлов;

Балтач районы башкарма комитетының икътисад һәм фаразлау бүлеге җитәкчесе Фәнис Фәргать улы Галимҗанов;

Балтач районы башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге баш белгече Роберт Илфир улы Рахматуллин.

 

Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнарының үз эшчәнлекләре  буенча  2018 елда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән  Карадуган авыл җирлеге беренче урынны яулап 50,0 мең сумлык сертификат белән, икенче урында Сосна авыл җирлеге - 30,0 мең сумлык сертификат белән, өченче урында Борбаш авыл җирлеге - 20,0 мең сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.

 

2018-нче елда Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасында Балтач район командасы 3 урынга яулап, Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International