ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2019 ел
җомга

25 апрельдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара  саммиты  кысаларында   «АПК экспорты: ислам масс-маркеты киштәләрендә  кемне  көтәләр» темасына     сессиядә  чыгыш  ясады.   

24 апрельдә кунакчыл Балтач районы үз җирендә «Аҗаган» хәрби-спорт уенында катнашучыларны һәм кунакларны кабул итте. Катнашучылар саны елдан-ел арта бара, бу мәктәп укучылары арасында «Аҗаган» ның популярлыгы турында сөйли. Ярышларда Арча, Балтач, Әтнә, Яшел Үзән районнары катнашты.

26 апрельдә бөтен татар халкы күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. "Факел» яшүсмерләр клубында әдәби викторина үткәрелде, анда балалар актив катнаштылар.

Тукай бәйрәмен балтачлылар да тантаналы төстә билгеләп үттеләр.


25
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019нче елның 25 апрелендә "Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең белгечлэре «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең 6 сыйныф укучыларына һәм коррекцион сыйныфында чаралар уздырдылар.

       24 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Россиядә Театр елы уңаеннан Балтач гимназиясенең 4 а сыйныфы укучылары белән Бөтенроссия кичке китапханә акциясе кысаларында “Күңелләргә нур салучы театр” дип аталган тематик кичә узды. Кичәдә Балтач урта мәктәбенең китапханәчесе Фәнзия Тухватуллина җитәкләгән театр түгәрәгендә шөгельләнүче балалар чыгыш ясадылар. Китапханәчеләр балаларга театр турында презентация ярдәмендә һәм әкият геройлары катнашында кызыклы мәгълүмат сөйләделәр. Чара спектакль күренешендә катнашучы балаларны рәхмәт хатлары белән бүләкләп тәмамланды.

Яз-табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. 2019 елның 24 апрелендә, «Язгы игелек атнасы» иреклеләр акциясе кысаларында «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре төзүчеләр урамында урнашкан балалар мәйданчыгын җыештырдылар.

Игътибар!
Федераль салым хезмәте үткәрә
АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ
салым түләүче физик затлар кеременә салым буенча салым законнары һәм салым декларацияләрен тутыру тәртибе турында мәгълүмат бирү буенча.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    Татарстан  Республикасы Төзелеш,  архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы белән  берлектә  авыл  хуҗалыгын үстерү өчен  2019 елга  түбәндәге  программаларны расладылар:   155 сыер  абзарын  капиталь ремонтлауга,  68  машина – трактор  паркын, 129 ындыр  табагы  хуҗалыгын  ремонтлауга   - 1,2 млрд сум. Объектларны   капиталь  ремонтлау  кысаларында  түбәләр, стеналар,  тәрәзәләр, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр  башкарылачак;   140 баштан  390 башка кадәр  исәпләнгән  яңа  12  сыер  абзарын  төзүгә, 105 - силос-сенаж траншеясы төзүгә  - гомуми финанслау  күләме    600 млн.сум,  сөт  җитештерү  өчен   1598 өстәмә  терлек  урыны булдыруга,  шулай  ук  132 мең  тонна  силос  һәм   сенаж саклау  урыны булдыруга.  

Кече Лызи авыл җирлегендә территорияләрне чистарту буенча өмәләр уза. Кыш буена җыелган чүпне генераль җыештыру киң колач белән бара. Ике ай – апрель, май - җирлекнең барлык торак пунктлары, зират, елга ярлары тәртипкә китерелә, агачлар һәм баганалар агартылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International