"Факел" яшүсмерләр клубында әдәби викторина үткәрелде

2019 елның 26 апреле, җомга

26 апрельдә бөтен татар халкы күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. "Факел» яшүсмерләр клубында әдәби викторина үткәрелде, анда балалар актив катнаштылар. Чара кызыклы презентация белән үрелеп барды. Балалар зур кызыксыну белән шагыйрьнең әсәрләре буенча мультфильмнар карадылар. Габдулла Тукай әсәрләре гадел һәм кыю булырга өйрәтәләр, матурлык, игелеклелек күрсәтәләр. Балалар аның әкиятләрен һәм шигырьләрен яратып укыйлар, ә яраткан геройлары - Шүрәле, Былтыр, Су анасы, Кәҗә һәм Сарык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International