Безнең йөрәкләрдә син, Тукай!

2019 елның 26 апреле, җомга

Тукай бәйрәмен балтачлылар да тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Районга кунаклар булып танылган шагыйрә, Татарстаннның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира Шәрифуллина; Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хәнәфи Бәдыгый; Әдәбият галиме ,КФУ профессоры Ләйлә Минхаҗева һәм башка куренекле язучылар, әдәбият эшлекләре килде.  Казан кунаклары Г.Тукайның әнисе Мәмдүдә Зиннәтулла кызы күмелгән Сосна Пүчинкәсе авылына барып, мәрхүмәнең каберенә чәчәк куйдылар, аның рухына дога кылдылар. Язучылар берлегенең районыбыз белән танышулары аның белән генә тәмамланмады, алар шулай ук Яңгул,Салавыч, Субаш мәктәпләрендә дә булдылар. Ә соңыннан күренекле язучы һәм шагыйрьләр катнашында район мәдәният үзәгендә әдәби тематик кичә узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International