24 апрель көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә Россиядә Театр елы уңаеннан Балтач гимназиясенең 4 а сыйныфы укучылары белән Бөтенроссия кичке китапханә акциясе кысаларында “Күңелләргә нур салучы театр” дип аталган тематик кичә узды. Кичәдә Балтач урта мәктәбенең китапханәчесе Фәнзия Тухватуллина җитәкләгән театр түгәрәгендә шөгельләнүче балалар чыгыш ясадылар. Китапханәчеләр балаларга театр турында презентация ярдәмендә һәм әкият геройлары катнашында кызыклы мәгълүмат сөйләделәр. Чара спектакль күренешендә катнашучы балаларны рәхмәт хатлары белән бүләкләп тәмамланды.