«Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре өмәгә чыктылар

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Яз-табигатьнең уяну вакыты гына түгел, чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты да. 2019 елның 24 апрелендә, «Язгы игелек атнасы» иреклеләр акциясе кысаларында «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре Төзүчеләр урамында урнашкан балалар мәйданчыгын җыештырдылар. Аларга клуб түгәрәкләре, шулай ук микрорайонда яшәүчеләр дә кушылды. Уртак эш барышында кыш буена җыелган яфраклардан аз күләмдә чүп-чар җыйдылар. Биредә шулай ук мәйданчыкка нәниләрнең сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра торган пыяла шешәләр ватыклары да күп булды. Бигрәк тә җыештыруда ярдәм иткән өлкән буын кешеләрен билгеләп үтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International