24 апрель көнне өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булып узды

2019 елның 24 апреле, чәршәмбе

2019 елның 24 апрелендә 09.00 сәгатьтә Балтач муниципаль район башлыгы Р.Р.Нотфуллин рәислегендә өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булып узды. Утырышта Балтач район Советының чираттагы утырышына чыгарыла торган сораулар каралды.  

Балтач район Советының егерме тугызынчы утырышын 2019 елның 30 апрелендә 08.00 сәгатьтә Балтач бистәсендә үткәрү планлаштырыла. Утырышның көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр  кертелә:

  1. Балтач  муниципаль районы башкарма комитетының 2018-нче елдагы  эшчәнлеге турында отчеты.
  2. Балтач муниципаль районының 2018-нче елгы бюджет үтәлешен раслау  турында.  
  3. Балтач муниципаль районының 2019-нчы елга, 2020-2021-нче елларның планлы чорына  кабул ителгән  бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
  4. Балтач  муниципаль районының  агымдагы елның  3 айлык бюджет үтәлеше турында.
  5. Балтач муниципаль районы территориясендә милләтара һәм  дини конфессияләр арасындагы  мөнәсәбәтләрнең  торышы турында.
  6. 2018-нче елда Татарстан Республикасында, Балтач муниципаль районында кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.
  7. Балтач район Советының 2015 елның 19 февралендәге «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарына җирле әһәмияттәге аерым мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен тапшыру турында " 265 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.
  8. Балтач муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия турында Нигезләмәне үз көчен югалткан дип тану хакында.
  9. Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе турындагы Нигезләмәне яңа редакциядә раслау турында.

Утырышка чакырылалар: район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының  җаваплы хезмәткәрләре, предприятие, оешма җитәкчеләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International