Салавыч авылында гомер итүче Идрисова Мәрьям Гыйззатулла кызына 24 апрель көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Татарстан авыл хуҗалыгы” җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.