23 апрель көнне Урта Көшкәт авыл клубы хезмәткәрләре Түнтер мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "НАЗ" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен концерт номерлары белән чыгыш ясады. Алар өчен рус, татар, удмурт җырлары һәм биюләр әзерләнгән иде.