"Минем шәҗәрәм" конкурсының муниципаль этабына йомгак ясау турында

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Минем шәҗәрәм» дигән генеалогик тикшеренүләрнең республика конкурсы игълан ителде, аның муниципаль этабы 2019 елның 20 мартыннан 15 апреленә кадәр узды.

Максатларны, бурычларны ачу сыйфаты һәм яшь төркемнәрендә тәкъдим ителгән эшләр саны белән бәйле эшләрне бәяләү критерийларына таянып, Комиссия түбәндәге карар кабул итте::

Муниципаль этап конкурсында җиңүчеләр дип түбәндәге эшләрне танырга:

    1-яшь төркеме:

1 урын - «Шәҗәрәм – халкым тарихы бер тамчысы», Гузаерова Сылу Ришат кызы, Балтач районы Балтач урта мәктәбе;

2 урын – «Яббаровлар шәҗәрәсе» , Яббарова Камилә Алмаз кызы, Балтач МР Борбаш урта мәктәбе;

2 урын – «Минем шәҗәрәм», Шәйхуллин Инсаф Илнур улы, Балтач районы Балтач урта мәктәбе;

3 урын - «Газыймовларның нәсел шәҗәрәсе», ТР Балтач МР Түнтәр урта гомуми белем бирү мәктәбе;

3 урын-«Зариповлар гаиләсенең нәсел агачы», Балтач МР Нөнәгәр урта мәктәбе;        

     2-яшь төркеме:

1 урын - «Нәсел җебем-шәҗәрәм», Фәрзиев Рәсүл Раушан улы, Балтач МР Салавыч күппрофильле лицее;

2 урын – «Минем тамырлар», Шәрәфетдинова Айгөл Алмаз кызы, Балтач районы Балтач урта мәктәбе;

3 урын-бирелмәде;

     3-яшь төркеме:

1 урын - «Нәсел шәҗәрәмдә батырлар эзе», Гарифуллина Айгөл Әмир кызы, Балтач районы Нөнәгәр урта мәктәбе;

2 урын-бирелмәде;

3 урын-бирелмәде.

     «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләрнең Республика конкурсы нигезләмәсе нигезендә, икенче этапта катнашу өчен, Татарстан Республикасы Балтач районы Башкарма комитетының архив бүлеге республика комиссиясенә яшь төркемнәрендә 1 урын алган өч эшне тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International