Татарстанда 14 нче сентябрь көнне 19 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла. Шуларның тугызы Казанда була. Шатерлы мәйданнар иртәнге алтыдан эшли башлый һәм атна саен һәр шимбә көнне Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.
Районыбызда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю эшләре төгәлләнде. 31,467 мең га мәйданнан барлыгы 100,100 мең тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Уртача уңыш 33,7 ц/га тәшкил итә.
«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында 2019 нчы елның 11 нче сентябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләүче бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм яшь әниләр өчен «Спортлы Татарстан» дигән чара уздырганнар.
11нче сентябрь көнне эшлекле сәфәр белән иктисад министрлыгы каршында оештырылган «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» директоры Тимур Фәрит улы Темиргалиев Балтач районының «Татарстан» хуҗалыгында булды. Ул Иске Салавыч авылында сөт-товар фермасы (МТФ) төзелеше барышы белән танышты. Әлеге танышу барышында төзелә торган мега-ферма проектын тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре каралды.
Республика балалар китапханәсе “Яраткан китабымның авторына хат” дигән исем астында балалар өчен иҗади бәйге тәкъдим итте. Бу чарада Балтач авылара үзәк китапханәсе дә теләп катнашты.
Бәйгенең максаты- балаларны бүгенге заман язучылары иҗаты белән таныштыру, китап укучыларның аларның әсәрләренә карата уй-фикерләрен белү, балаларны китапханәгә тарту, китапны яратырга өйрәтү.
Бәйгегә 26 авыл китапханәләре катнашты һәм 46 эш кабул итеп алынды.
11 сентябрь көнне жюри тарафыннан бәйгегә йомгак ясалды:
7 сентябрь көнне УСЗ "Балтач" футбол мәйданчыгында 2002-2003 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды. 10 мәктәптән 110 спортчы катнашты: 2 команда-БСШ, 2 команда - Балтач гимназиясеннән, 2 команда - Салавыч күппрофильле лицейдан, Смәил, Норма, Сасна, Чепья, Нөнәгәр урта мәктәпләреннән 2 команда.
Бүген, 11 сентябрьдә, Норма һәм Чепья мәдәният йортларында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы район халкы, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очраштылар.
Татарстан республикасында Көзге мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә.
2019 нчы елның 7 нче сентябрендә «Сабантуй» мәдәният һәм ял паркында чаңгы-узышчылар арасында ОФП буенча Балтач районы беренчелегенә ярышлар булып узды. Спортчылар кросста кисешкән урын буенча көч сынаштылар, аннары классик стильдә лыжероллерларда ярыштылар. Балтач гимназиясеннән, Чепья, Балтач, нарат, Кече Лыза урта мәктәпләреннән 57 спортчы, шулай ук Арча районы мәктәпләреннән килгән спортчылар катнашты. Ярышларның баш хөкемдары - Аскров Р. Р., баш сәркатибе - Галимҗанов Л. Г.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 12 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.