Татарстанда 14 нче сентябрь көнне 19 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачыла. Шуларның тугызы Казанда була. Шатерлы мәйданнар иртәнге алтыдан эшли башлый һәм атна саен һәр шимбә көнне Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Яшин ярминкәләрнең социаль әһәмиятле булуын искәртте. Ул шәһәр халкы өчен дә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә файдалы. Фермерлар үз продукциясен арадашчыларсыз сата ала, ә бу исә продукциянең бәясен киметә. "Сатучыларга урыннар түләүсез бирелә. Бәяләр белән танышу өчен, ярминкәләргә килегез. Быел да бәяләр узган елгы дәрәҗәдә сакланыр дип уйлыйм. Республика җитәкчелеге проектны хуплый. Сатучыларга транспорт чыгымнары кайтарылачак", - диде ул.
Башка еллардагы кебек үк, республиканың кайбер муниципаль районнары, шулай ук АПК предприятиеләре авыл хуҗалыгы товарлары һәм азык-төлек товарлары алып киләчәк. Безнең район үз продукциясен Совет районы, Дәрвишләр бистәсе, Липатов урамы, 7 адресы буенча урнашкан «Дерби» базары территориясендәге мәйданчыкта тәкъдим итәчәк.