11нче сентябрь көнне эшлекле сәфәр белән иктисад министрлыгы каршында оештырылган «Татарстан Республикасының Гарантия фонды» директоры Тимур Фәрит улы Темиргалиев Балтач районының «Татарстан» хуҗалыгында булды. Ул Иске Салавыч авылында сөт-товар фермасы (МТФ) төзелеше барышы белән танышты. Әлеге танышу барышында төзелә торган мега-ферма проектын тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре каралды.