Бүгенгә республика территориясендә эре мөгезле терлекләр саны 721,5 мең баш исәпләнә, шул исәптән сыерлар - 242,5 мең баш, дуңгызлар – 453,1 мең баш, кәҗә һәм сарыклар – 55 мең баш, кош-корт – 14,9 млн баш, атлар – 19,9 мең баш.
Бүген, 10 нчы сентябрь көнне, Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин чираттагы бишенче вымпелны атнаның алдынгы комбайнчысына тапшырды. Аны ихлас күңелдән котлап, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Бу атна нәтиҗәләре буенча "Борнак" хуҗалыгыннан Якимов Владимир Александрович 3433 центнер ашлык суктырып атнаның "Иң яхшы комбайнчы"сы исеменә лаек булды.
«Көзге игелек атнасы» - ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия волонтерлык акциясе.
2019 нчы елның 10 нчы сентябрендә «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында « Игелек аллеясы» акциясе үткәрде. «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсе активистлары, «ТНВ» - «ТЯГ» РБ активистлары, Балтач урта мәктәбе укучылары белән берлектә сабантуй мәдәният һәм ял паркын жыештырдылар.
Начар метеорологик күренешләр: 11 нче сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан.
Район буенча сайлауга килүчеләр 86,06% тәшкил итте.
Бермандатлы округлар буенча сайлаучыларның 75,04% тавышын җыеп, Римма Атлас кызы Ратникова җиңде.
2019 нчы елның 2 нче октябрендә Балтач муниципаль районында Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Г. Л. Удачина Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Р. З. Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары А. М. Әсәдуллина, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре И. Х. Гарифуллина белән берлектә балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк.
Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефон: 2-51-37, 2-57- 75.
2019 нчы елның 5 нче октябреннән «Бердәм исәп-хисап үзәге - «Татэнергосбыт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Балтач районы, штп Балтач, Ленин урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан «Балтач» халыкка хезмәт күрсәтү участогы яңа адреска күчә: ТР, Балтач районы, штп Балтач, Ленин урамы, 1г номерлы йорт (АҖ «Татэнергосбыт», Балтач офисы бинасы)
Үсмерләрнең үзбилгеләүгә гомуми әзерлеген формалаштыру, һөнәрләр дөньясы һәм аларның үзенчәлекләре турында күзаллауны киңәйтү максатыннан, 2019 елның 9 сентябрендә «Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Балтачның «Наз» үзәге психологы Анна Михайлова «Мин сайлаган һөнәр!» дип исемләнгән төркемлә шөгыль уздырды.
11 һәм 12 сентябрьдә Татарстанның Балтач районында Авыл хуҗалыгын үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре районның шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашалар.
ҖЧҖ "Стройметиз" хезмәткәрләре су трассасына яңа су линиясе ялгау эшләре алып бару сәбәпле, 10 нчы сентябрь көнне иртәнге сәгать 06:00 дан кичке сәгать 18:00 гә кадәр су бирү туктатылып торачак.