8 нче сентябрь, якшәмбе көнне, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлавы булды. Республика территориясендә барлыгы 2,8 мең сайлау участогы эшләде. Парламентта 100 урынга партия исемлекләре буенча җиде сәяси партиядән 200 кандидат һәм 230 үз-үзен күрсәтүче кандидат дәгъва итте. Сайлауларның башлангыч нәтиҗәләре инде әзер.
Балтач муниципаль районында алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре:
Район буенча сайлауга килүчеләр 86,06% тәшкил итте.
Бермандатлы округлар буенча сайлаучыларның 75,04% тавышын җыеп, Римма Атлас кызы Ратникова җиңде.
Һәр партия өчен бирелгән сайлаучыларның тавышлары өлеше:
- Бердәм Россия 79,63%
- КПРФ 10,38%
- Пенсионерлар социаль гаделлек өчен 2,73%
- ЛДПР 2,38 %
- Гадел Россия 2,31%
- Россия Коммунистлары 1,78%
- Үсеш Партиясе 0,78%.
Сайлаулар оешкан төстә һәм тыныч узды. Аның төп нәтиҗәләре якын арада игълан ителәчәк.