ҖЧҖ “Дөньяның бәллүр йөрәге” Фестиваль Халыкара Хәрәкәте 2019 нчы елның 5-6 октябрендә Казан шәһәрендә “Дөньяның бәллүр йөрәге” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсын үткәрә.
2019 елның 10 - 15 сентябрендә Татарстанның Актаныш районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары узачак.
Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, республикада иген уңышы 90% мәйданда җыелган. Тагын 150 мең гектар мәйданны җыясы калган. Барлыгы 3,8 млн тонна ашлык җыелган. Бер гектардан уртача уңыш 30 центнердан артык чыга. Зәй (152 мең тонна), Нурлат (104 мең тонна), Апас (84 мең тонна )һәм Кайбыч (55 мең тонна) муниципаль районнары урып-җыюны төгәлләделәр.
Төзелеш – районыбызны ямьләндерүче, күркәмләндерүче өлкәләрнең берсе булып тора. Без яшәгән йортлар, социаль – мәдәни объектлар, йөргән юлларыбыз – болар барысы да районыбыз төзүчеләренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Районыбызда да сайлаулар җанлылык белән бара. Сайлау участокларының барысында да бәйрәм рухы, җыр-моң яңгырый. Көне дә бәйрәмчә матур, кояшлы. Халык иртәнге эшләрне тәмамлап бәйрәмгә килгәндәй матур киенеп, күтәренке кәеф белән, бердәм рәвештә сайлау участокларына агыла. Бу мөһим сәяси чарада тәүге тапкыр тавыш бирүчеләр дә бар, аларга истәлекле бүләкләр каралган. Күзәтүчеләр дә тавыш бирү процессыннан бик канәгать: барсы да оешкан рәвештә, тәртип белән бара.
31 нче август көнне "Сабантуй" мәдәният һәм ял паркында Республика көне уңаеннан уздырылган район спартакиадасына нәтиҗәләр ясалды. Беренчелек Нормалар кулында, алардан бераз гына калышып икенче урынны Сосналар яулады, ә инде өченче урында безнең Балтач җирлеге. Чын күңелдән котлыйбыз! Җирлек башлыкларын Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы котлап узды һәм аларга активлыклары өчен рәхмәтен әйтеп грамота белән кубок тапшырды.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 7 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.
2019 елның 6 сентябрендә «Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында «Наз «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре «Волонтер» үзәге активисты белән берлектә #Мывместе#Безбергә дип исемләнгән акция үткәрделәр һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче 2 гаиләдә кунакта булдылар.
30 нчы август конне 16 яшьлек мөмкинлеге чикләнгән Клейменов Кирилга дәвалануга акча җыю максатыннан хэйрия фонды велосипед узышы үткәрде.2019 нчы елның 6 нчы сентябрендэ «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре «Без бергэ» акциясе астында Иске Кушкет авылында яшэуче бу егетебездә кунакта булып кайттылар. Кирил белэн күңелле энгэмэ корып алганнан соң велоузыш вакытында жыелган акчалар хуҗасына тапшырылды. Кирилга вакытында кирәкле суммада акча җыелып, алган дәвалану курсларының шифага булуын гына теләсе кала! Сәламәтлек, сабырлык, бәхет, уңышлар сиңа, Кирил!
Татарстан республикасында Көзге мәрхәмәтлелек атнасы дәвам итә