6 сентябрь көнне “Мәрхәмәтле Татарстан” акциясе кысаларында Балтач үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәмкинлекләре чикләнгән бала - Гөзәерова Ясминә янына бардылар һәм китапханәнәдән алып килгән “Салават күпере”, “Сабантуй”, “Ялкын” журналлары белән таныштырдылар. Ә Ясминә үзенең беренче сыйныфка укырга керү шатлыгы белән уртаклашты һәм яңа дуслары турында сөйләде.