ҖЧҖ “Дөньяның бәллүр йөрәге” Фестиваль Халыкара Хәрәкәте 2019 нчы елның 5-6 октябрендә Казан шәһәрендә “Дөньяның бәллүр йөрәге” балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсын үткәрә.
Конкурсның максатлары һәм бурычлары: дөньяның төрле илләреннән килгән балаларны сәнгать ярдәмендә берләштерү, төрле илләрдәге мәдәни традицияләрне саклау һәм дәвамчанлык, мәдәният өлкәсендә милләтара һәм халыкара элемтәләрне үстерү, яшьтәшләренең игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән балалар проблемаларына җәлеп итү, талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга һәрьяклап ярдәм итү, коллективлар, җитәкчеләр һәм педагоглар арасында тәҗрибә уртаклашу, алар арасында даими иҗади элемтәләр урнаштыру, коллектив һәм педагогларның һөнәри осталыгын арттыру (семинарлар, "түгәрәк өстәлләр" һәм мастер-класслар уздыру), массакүләм мәгълүмат чараларында Халыкара конкурс эшен яктырту, онытылмаслык балачак һәм иҗат бәйрәме атмосферасын тудыру.
Кызыксындырган сораулар буенча түбәндәге телефон аша шалтыратып белешергә мөмкин: 8-969-123-16-39 Елена Ивановна
Нигезләмә һәм гариза бланкы беркетелә.