ЯҢАЛЫКЛАР


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Интеллектуаль һәм иҗади уеннар безнең илдә иң яраткан уен формаларның берсе булып тора.Телевидение бу уен белэн миллионлаган халыкны узенә җәлеп итә. Безнең район яшьләре дэ бу уеннан читтэ калмыйча бик телэп катнашалар.

Бакчачылыкны  һәм яшелчәчелекне  үстерү  максатларында  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы  2019 елның  11  июлендә түбәндәге  карарны  кабул  итте:    “Сентябрьнең  беренче  шимбәсен  Татарстан Республикасының  бәйрәм  көне – Бакчачы  көне итеп  билгеләргә”.    Быел бу  көн   7 сентябрьдә  билгеләп  үтелә. 

Балтач районы әледән әле Республика басма матбугат битләрендә яктыртылып тора. Бу бик күркәм, горурланырлык күренеш.

Район комбайнчылары арасында барган ярышныӊ дүртенче атнасына йомгак ясалды. Өченче атнасында «Арбор» хуҗалыгы комбайнчысы Нурулла Ульданов янәдән җиӊүче булып танылган иде,  соңгы атнада вымпелга янә әлеге хуҗалыктан Альберт Хадиевич Хәмидуллин лаек булды.  Ул СК - 5 "Нива" комбайннында бер атнада 3095 ц. ашлык суктырып алды. Шулай итеп, соңгы атналарда «Иң яхшы комбайнчылар» «Арбор» хуҗалыгында булды. Башка игенчеләргә  исә сертификатлар тапшырылды.


5
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Балтач районының  да  урып-җыю күрсәткечләре   республика буенча  уртача  күрсәткечләрдән   югарырак.  Август  азагында   һава шартлары яхшыру аркасында   игенчеләр  урып-җыю  темпларын  яхшырта  алдылар.     «Алга»  ҖЧҖ беренчеләрдән булып урып-җыюны  төгәлләде.  Башка хуҗалыкларда  да  эш  бик кызу  бара,  экваторны  узган  булсалар да,    финишка  ераграк әле,  тагын     23% мәйданны  җыясы бар.  Шуңа  күрә  комбайнчылар  көн-төн эшлиләр.  

ЛПУМГ Константиновский Балтач АГРС газүткәргечендәге дефектлы участокларда ремонт эшләре үткәрү сәбәпле 12 нче сентябрь көнне 06:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр түбәндәге кулланучыларны газ белән тәэмин итүдән өзәчәкләр: ТР, Балтач районы, Алан, Арбаш, Балтач, Биктәш, Зур Лызи 1 нче, Зур Лызи 2 нче, Борбаш, Б.Сәрдегән, Борнак, Югары Шубан, Югары Кня, Югары Ушма, Гондырева, Карадуган, Кили, Кенәбаш, Курмала, Көек, Кече Лызи, Түбән Кня, Түбән Шубан, Түбән Сасна, Түбән Ушма, Яңа Салавыч, Норма, Нормабаш, Пүскән, Сәрдегән, Урта Ушма, Иске Салавыч, Иске Торҗа, Таузар, Ор, Чапшар, Шеңшеңәр, Янгул, Ярак - Чурма.

26 нчы сентябрь көнне Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар конфиденциаль шартларда үзләрен кызыксындырган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре (проблемалары) буенча профессиональ психологлар белән аралаша, консультация һәм киңәшләр ала алачаклар.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Бу утырыш кысаларында Иҗтимагый совет әгъзаларына хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә куюны туктату буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча Идарәнең уңай тәҗрибәсе турында хәбәр ителде. Шулай ук гариза бирүчеләр белән электрон элемтә каналларын кулланып хезмәттәшлек мәсьәләләре яктыртылды.

5 -12 сентябрь  Татарстан республикасында Көзге мәрхәмәтлелек атнасы дип игълан ителде. 

2019 нчы елның 5 сентябрен «Көзге игелек атнасы» Бөтенроссия акциясе һәм «Экстремизмга-юк! айлыга кысаларында  Балтач халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Анна Михайлова Балтач урта мәктәбендә «Дуслык иленә сәяхәт» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International