Район комбайнчылары арасында барган ярышныӊ дүртенче атнасына йомгак ясалды. Өченче атнасында «Арбор» хуҗалыгы комбайнчысы Нурулла Ульданов янәдән җиӊүче булып танылган иде, соңгы атнада вымпелга янә әлеге хуҗалыктан Альберт Хадиевич Хәмидуллин лаек булды. Ул СК - 5 "Нива" комбайннында бер атнада 3095 ц. ашлык суктырып алды. Шулай итеп, соңгы атналарда «Иң яхшы комбайнчылар» «Арбор» хуҗалыгында булды. Башка игенчеләргә исә сертификатлар тапшырылды.