Районыбыз янәдән республика басма матбугат битләрендә

2019 елның 6 сентябре, җомга

Балтач районы әледән әле Республика басма матбугат битләрендә яктыртылып тора. Бу бик күркәм, горурланырлык күренеш.

“Безнең гәҗит” гәҗитенең 14 нче август санында Әминә Мөхәммәтҗанованың “Без бетә торган кавем түгел” дип аталган мәкаләсе басылып чыкты. Мәкаләдә Норма мәктәбендә республика кунаклары игътибарына “Милли-әхлакый тәрбия бирүдә мәктәп һәм җәмәгатьчелек хезмәттәшлеге” дип аталган чара уздырылу турында хәбәр ителә. Күренекле дин әһелләре һәм галимнәре катнашкан дәрестә милләт, тел, милли кием, гореф-гадәт, катнаш никах кебек мөһим темалар күтәрелде.

“Татарстан яшьләре” газетасының 22 нче август санында Шубан авылыннан Әминә Мөхәммәтҗанованың “Хаҗ кылырга ашыгыгыз, юкса соңга калуыгыз бар” дип исемләнгән мәкаләсе басылып чыкты. Мәктәптән тыш тәрбия үзәге педагогы, Әминә Мөхәммәтҗановага 2018 нче елда Президент программасы нигезендә хаҗ сәфәре кылырга насыйп була. Язмада автор бу изге гыйбадәтне кылганда кичергән хисләре, гыйбрәтле вакыйгалар белән уртаклаша.

Тулырак язмалар белән әлеге гәҗит битләреннән таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International