Кабаттан «Балтач» ял паркында «Кайда логика?» уены узды

2019 елның 6 сентябре, җомга

Интеллектуаль һәм иҗади уеннар безнең илдә иң яраткан уен формаларның берсе булып тора.Телевидение бу уен белэн миллионлаган халыкны узенә җәлеп итә. Безнең район яшьләре дэ бу уеннан читтэ калмыйча бик телэп катнашалар.

2019 нчы елның 5 нче сентябрь көнне  «Хыял» яшьләр үзәге  хезмәткәрләре «Балтач» ял паркында «Кайда логика?» уенын уздырды .

Уен 5  раундтан торды:

1 нче  раунд «Уртак әйберне тап». 3 сурәт бирелгән,аларны нәрсә берләштергәнен табарга кирәк. Рәсемнәрнең үзләрен генә түгел, ә аларның нәрсә белән ассоциацияләнүенә дә карарга кирәк. 

2 нче  раунд «Нәрсә җитми». Экранда рәсемнәр күрсәтелә, аларда нәрсә дә  булса җитми һәм катнашучылар ул әйберне белергә тиеш. 

3 нче раунды «Икен бер». Бер фотода берләшкән ике персонажны табарга кирәк. 

4 нче  раунды  «Киноребуслар». Ребуста яшеренгән фильмнарның исемнәрен белергә кирәк. 

5 нче раунд «Барысын кушкач формуласы». Экранда араларында кушу тамгасы куелган өч сурәт барлыкка килә. Команда өч сурәтнең идеясен аңларга һәм аларны кушкач килеп чыккан ассоциатив нәтиҗәне әйтергә тиеш.

Үзара ике команда көч сынашты, нәтиҗәдә  «Чик - чик» командасы күбрәк очка яулап  «Милашка» командасын җиңеп чыкты.

Чара өчен «Хыял» яшьләр үзәге педагог – оештыручысы Фәйзрахманова Г.Н. җаваплы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International