Балтач муниципаль район башлыгы атна алдынгысына вымпел тапшырды

2019 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген, 10 нчы сентябрь  көнне, Балтач район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин чираттагы бишенче вымпелны атнаның алдынгы комбайнчысына тапшырды. Аны ихлас күңелдән котлап, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Бу атна нәтиҗәләре буенча "Борнак" хуҗалыгыннан Якимов Владимир Александрович 3433 центнер ашлык суктырып атнаның "Иң яхшы комбайнчы"сы исеменә лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International