ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  4  октябрьдән 13 октябрьгә  кадәр  беренче  мәртбә  Агросәнәгать комплексы  атналыгын  үткәрүне  планлаштыра, ул тармак  профессионаллары, башкала  халкы  һәм кунаклары    өчен    эшлекле,  махсус һәм массакүләм-мәдәни чараларны  үз  эченә  ала.    АПК атналыгын   әзерләү мәсьәләләре  буенча  бүген  Авыл  хуҗалыгы министры    Дмитрий Патрушев  Россия  Федерациясе  Хөкүмәте  Рәисе урынбасары    Алексей  Гордеев  белән фикер алыштылар,  Алексей  Гордеев  чараны   хуплады  һәм анда  катнашуга  әзер булуы  турында  ышандырды.

20 сентябрьдә  Татарстанда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  булышлыгы  белән  “Яңа  эш  башлаучы  фермер мәктәбе” старт ала.    Ике  көн  эчендә  республиканың  авыл  яшьләре  бизнесны  планлаштыру, нәтмиҗәле  бизнес-план төзү нигезләренә өйрәнәчәкләр һәм авылда  яшьләргә   ярдәм  итү  программалары турында  беләчәкләр.

Начар метеорологик күренешләр: 14 нче сентябрьдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр.

2019 нчы елның 11 нче сентябрендэ  «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре «Балтач» мәдәният һәм ял паркында Мегабол буенча ярыш үткәрде.


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре  “Дөньяда тынычлык саклыйк!” дип аталган листовкалар таратты.

Янгул авылында гомер итүче Гәбделхаков Гәбделхай Гәбделхак улына 12 сентябрь көнне 90 яшь тулды. 

Татарстан республикасы буенча барган “Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы”  акциясе кысаларында 2019 нче елнын 11 нчы сентябрьда өйгә барып социаль хезмәт күрсәту бүлекчәсенең социаль хезмәткәрләре өлкәннәребез өчен  саф һавада “Скандинавиячә йорү”, “Агашин тренажерлары” һәм мини степперлар белән физик күнегүләр үткәрделәр.

Быел безнең район данын 34 спортчы яклый.  Узган Х җәйге авыл спорт уеннарында Балтач районы командасы 3 нче урынны яулаган иде. Катнашучыларга быел да үзләрен көчле яктан күрсәтүләрен һәм призлы урыннар яулауларын телибез. Уңышлар, чыдамлылык, сабырлык һәм сәламәтлек Сезгә, кадерле спортчыларыбыз!

11 нче сентябрь көнне «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тынычлык агачы» акциясе үткәрделәр. Акциядә катнашучыларга кул  рәвешендәге «яфракларны»«Тынычлык агачы» на беркетергә тәкъдим ителде. Шулай ук катнашучылар тынычлыкның ни өчен кирәклеге һәм терроризмның нәрсә белән куркыныч булуы турында үз фикерләрен әйтеп уздылар.

Начар метеорологик күренешләр: Татарстан Республикасы территориясендә 13 сентябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International