Начар метеорологик күренешләр: 14 нче сентябрьдә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр.
Татарстан Республикасы буенча 2019 елның 13 сентябрь 18 сәгатьтән 2019 елның 14 сентябрь 18 сәгатькә кадәр:
Алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, көндез һәм кич урыны белән көчәйгәндә 17 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә +8..+13º. Көндез максималь һава температурасы +21..+26º.