11 нче сентябрь көнне «Факел» яшүсмерләр клубы хезмәткәрләре терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган «Тынычлык агачы» акциясе үткәрделәр. Акциядә катнашучыларга кул рәвешендәге «яфракларны»«Тынычлык агачы» на беркетергә тәкъдим ителде. Шулай ук катнашучылар тынычлыкның ни өчен кирәклеге һәм терроризмның нәрсә белән куркыныч булуы турында үз фикерләрен әйтеп уздылар.