ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2019 нчы елның 17 нче сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Быел Балтач районында туфракны төп эшкәртү 42,6 мең га җиргә планлаштырыла. 2019 нчы елның 16 нчы сентябренә алынган оператив мәгълүматларга караганда, 19,2 мең га җир эшкәртелгән, шул исәптән сөрүлек катламын тирәнәйтү белән – 7,356 мең га, өстән эшкәртү 4,335 мең га, пласт әйләнеше белән - 7,345 мең га. Бүгенге көнгә 45 процент эш башкарылган.

   Смәел авылында гомер итүче Әүхәдиева Миңнегаян Хәбибулла кызына  14  сентябрь көнне 90 яшь тулды.

2019 нчы елның 14 нче октябрендә Татарстан Республикасында цифрлы телевидениегә тулы масштаблы күчү көтелә, аның кысаларында аналоглы эфир телетапшырулары өзеләчәк. Әгәр сез телевизор экраннарында Беренче, Россия 1, НТВ, 5 Канал логотибы белән янәшә экраннарында «А» хәрефен күрәсез икән, сез аналог телетапшыруын карагыз.

2019 нчы елның 14 нче сентябрь көнне Арбор төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2001 нче елгы һәм аннан яшьрәк егетләр арасында  ҖЧҖ "Арбор" призларына "Көрәш" буенча район беренчелеге булып узды. Көрәштә 13 мәктәптән яшь көрәшчеләр катнашты.(Балтач, Яңгул, Борбаш ,Норма, Смәил, Чепья, Нөнәгәр, Пыжмара, Салавыч һөнәр лицее, Балтач, Арбор, Куныр гимназиясе, Иске Йөрек (Малмыж районы)) . Ярышларның баш хөкемдары. Ф. Хейретдинов.


14
сентябрь, 2019 ел
шимбә

Салавыч лицееның яшь инспекторлары  Яр Чаллы каласында узган “Иминлек тәгәрмәче” республика бәйгесендә катнашып, 2 номинациядә җиңү яулап, башкаларында призер булып,  57 команда арасыннан дүртенче урынны яулап кайтты. Җитәкчеләре Ранил Гыйләҗевка район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.

Спортның һәр төрендә Балтач спортчылары лаеклы чыгыш ясадылар һәм җыелма команда  Татарстанның 43 районы арасында гомумкоманда зачетында 6 нче урынны алды.

Начар метеорологик күренешләр: 15 нче сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә (һәм Казанда) урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстан Республикасының Балтач районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча Координация советы (алга таба – Координация советы) хезмәтне саклау буенча закон таләпләре үтәлешен белү өчен «Игенче» хуҗалыгында күчмә тикшерү уздырды. Координация советы әгъзалары эш алып бару һәм хуҗалыкта хезмәтне саклау чараларын оештыру белән таныштылар. Алар бу хуҗалыкта хезмәтне саклау буенча чараларның билгеләнгән таләпләргә туры китереп, тиешле дәрәҗәдә үтәлешенә инандылар.

16 нчы сентябрьдә «Кадастр эшчәнлеге турында» һәм «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында» законнарына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә. Татарстан Росреестры һәм Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы экспертлары аңлатканча, Федераль закон (17.06.2009 елдагы 150-ФЗ номерлы федераль закон) күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында күрсәтелгән мәйданга туры килмәгән җир кишәрлекләре чикләрен ачыклау тәртибен билгели. Төзәтмәләр заказчылары-муниципаль хакимият булган комплекслы кадастр эшләрен үткәрү процедурасын гадиләштерәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International