Террорчылык һәм аның иҗтимагый куркынычлыгын аңлату, җәмгыять тарафыннан көч куллану идеологиясен кабул итмәү, шулай ук яшьләрне террорчылыкка, экстремизмга каршы торуга җәлеп итү. Шундый максатлар белән «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Сосна урта мәктәбендә «Яшьләр террорчылыкка һәм экстремизмга каршы!» дигән темага әңгәмә үткәрде.
«2018-2020 елларга Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы балаларына һәм яшьләренә патриотик тәрбия бирү» муниципаль программасы нигезендә, 2019 нчы елның 10 нчы сентябрендә 14.15 сәгатьтә «Балтач гимназиясе» һәм «Эшче яшьләр» Форпост хезмәткәрләре тарафыннан, «Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Шушма елгасы ярларын җыештыру буенча чара үткәрелде.
17 һәм 18 сентябрьдә Татарстанның Тукай районында Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге белгечләре районның шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы кешеләре, фермерлар һәм авыл эшкуарлары белән очрашулар уздыра.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” 1998 нче елның 24 нче июнендә кабул ителгән 89 – ФЗ номерлы (25.12.2018 елда редакцияләнгән, 19.07.2019 үзгәрешләр кертелгән) Федераль закон белән расланган. Бу законның 24.7 статьясының 4 нче пункты буенча: “Каты коммуналь калдыкларның милекчеләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ оператор белән хезмәт күрсәтүгә килешү төзергә тиеш”
Ярыш 2019 нчы елның 22 нче сентябрендә Балтачта «Сабантуй» милли бәйрәме үткәрелә торган урында уздырыла.
Катнашучыларны теркәү 8.00 дән 8.45 сәгатькә кадәр.
- 8.45-гаилә йөгереше
- 9.00-тантаналы ачу
- 9.15 - «Яшел Фитнес»
- 9.30-гомуми старт
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 24 сентябрь көнне «Автобабай-2019» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.
Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәре тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Конкурста «В» категорияле машина йөртү таныклыгы булган 55 яше тулган хатын-кызлар һэм 60 яше тулган ир-атлар катнаша ала.
Татарстан Республикасының Балтач районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе комбайнчыларыбыз нинди уңышларга ирешүләре турында хәбәр итә. Урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң комбайнчыларның бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырудагы эше турында мәгълүмат әзерләнде. Объективлык өчен техника җитештерүчәнлеге буенча төркемнәргә бүленгән. Безнең район комбайннары арасында беренче төркемгә СК - 5 Нива, КЗС-7, КЗС-812,NOVA-340; икенче төркемгә - ДОН – 1500, Акрос-530, Акрос - 550, Джон Дир W540; өченче төркемгә - КЗС - 1218, Тукано 430 керә.
16 нчы сентябрь көнне район Советының кече утырышлар залында Өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булды. Утырыш эшчәнлегендә Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Гыйләҗев Наил Рәүф улы, Һадиев Рашид Хафиз улы, Нәҗипов Рәкыйп Нәкыйп улы, Вафин Рәнис Борис улы, Гарипов Ринат Гарафетдин улы катнаштылар. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.
Татарстан Республикасында бүгенгә 4,2 млн. тонна ашлык җыелган, уртача уңыш – 29,9 ц/га. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
13 сентябрь көнне Үзәк балалар китапханәсендә ачык ишекләр көне булды