Өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булып узды

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

16 нчы сентябрь көнне район Советының кече утырышлар залында  Өченче чакырылыш Балтач  район Советы Президиумы утырышы булды. Утырыш эшчәнлегендә Сабирҗанов Наил Нургаяз улы, Гыйләҗев Наил Рәүф улы, Һадиев Рашид Хафиз улы, Нәҗипов Рәкыйп Нәкыйп улы, Вафин Рәнис Борис улы, Гарипов Ринат Гарафетдин улы катнашты. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Утырышка шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов А.Ф., район прокуроры Низамиев А.Ш., район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин И.С., район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Фатыйхов Р.С., район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Мөхәмәтҗанова Р.Х., район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы  бүлеге җитәкчесе Сагдиев И.Н. чакырылган иде.

Район Советының 33-нче утырышының көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Норма авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.

2. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Чепья авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.

3. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Пыжмара авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.

Беренче, икенче, өченче көн тәртипләре буенча Илфат Нурулла улы Сагдиев доклад ясады.

4. Балтач муниципаль районының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү буенча сүз Ренат Сабит улы Фатыйховка  бирелде.

5. Балтач район Советының 2018 елда кабул ителгән карарларының үтәлеше турында Наил Нургаяз улы Сабирҗанов чыгыш ясады.

Депутатлар тарафыннан көн тәртибендәге каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Өченче чакырылыш Балтач  район Советының чираттагы 33-нче утырышын  2019-нчы елның 19 сентябрендә сәгать 08.45да үткәрергә дип билгеләнде. Утырышның көн тәртибенә каралган  мәсьәләләрне кертергә дигән бурыч куелды.

Утырышка район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының  җаваплы хезмәткәрләре чакырылачак дип билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International