13 сентябрь көнне Балтач урта мәктәбенең 2 А, 2 Б сыйныфы укучылары Балтач үзәк балалар китапханәсенә экскурсиягә килделәр. Алар китапханә белән танышканнан соң, китапханә кагыйдәләре турында һәм “Белешмәләр – безнең ярдәмчеләребез” дип аталган библиографик дәрес тыңладылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, китапханәләр турында видеофильм карадылар. Ахырдан үзләре теләгән китапларны сайлап, язылып өйләренә алып киттеләр.