Каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төземәгән оешмалар белән җыелыш булып узды

2019 елның 17 сентябре, сишәмбе

17 нче сентябрь көнне район Советының зур утырышлар залында Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының “Торак-коммуналь хуҗалык”  комитеты рәисе урынбасары Альмир Әхәт улы Корбанов белән берлерлектә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төземәгән оешмалар белән җыелыш булып узды. Җыелыш эшчәнлегендә җирле мөселман дини оешмасы вәкиле, авыл хуҗалыгы рәисләре, авыл җирлеге башлыклары, оешма җитәкчеләре, военкомат вәкиле, эшмәкәрләр, Балтач район башкарма комитетының мәгариф бүлеге вәкиле катнашты. Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов җыелышны алып барды.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү “Җитештерү һәм куллану калдыклары турында” 1998 нче елның 24 нче июнендә кабул ителгән 89 – ФЗ номерлы (25.12.2018 елда редакцияләнгән, 19.07.2019 үзгәрешләр кертелгән) Федераль закон белән расланган. Бу законның 24.7 статьясының 4 нче пункты буенча: “Каты коммуналь калдыкларның милекчеләре каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ оператор белән хезмәт күрсәтүгә килешү төзергә тиеш”.

Җыелыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде. Тиз арада каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төземәгән оешмалар белән килешүләрне төзеттереп, закон дәрәҗәсендә катгый регламентланган эш итү кагыйдәләре буенча эшчәнлекләрен дәвам итүләрен контрольдә тотарга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International