Районыбыз гектардан 33,7 цетнер уңыш белән урып – җыюны төгәлләде

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Районыбызда бөртекле һәм кузаклы культураларны җыю эшләре төгәлләнде. 31,467 мең  га мәйданнан барлыгы 100,100 мең тонна ашлык амбарларга кайтарылды. Уртача уңыш 33,7 ц/га тәшкил итә.

Районда башка  сезонлы  эшләр  дә  дәвам   итә. Аерым  алганда,  көзге  культуралар  8,892  мең  га мәйданда  чәчелгән (2,624 мең га җирдә бодай, 6,268 мең га җирдә арыш), туфрак   15,455 мең га туфрак эшкәртелгән. Терлек азыгы әзерләү буенча эшләрнең барышына да тукталасы килә.  16, 462 мең тонна печән һәм 186, 239 мең тонна сенаж әзерләнде. Шулай ук хуҗалыкларда  салам  да  җыяла  (18, 532 мең тонна). 

Комбайнчыларыбыз алдында хәзер рапс сугу бурычы тора. Әлегә рапс суктыру өстендә “Кызыл юл” хуҗалыгы гына эшли. Алар бүгенге көнгә 70 га җирдән рапс суктырган. Бу  май  орлыгы 125 тонна җыелган, уртача уңышы 18,1 ц/га тәшкил итә.

Күрсәткән фидакарь хезмәтләре өчен, урып-җыюны  югары  күрсәткечләр  белән  тәмамлаулары өчен ару - талу белмәс йөрәкле, нык беләкле кыр батырларыбызга, игенчеләребезгә, механизаторларыбызга һәм урып – җыюны вакытында, югалтуларсыз тәмамлауга тир түгеп үз көчен керткән  һәр кешегә олы рәхмәтебезне белдерәсе килә. Барыгызны да күмәк җиңү белән котлыйм!

 

Мәгълүматлар Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International