11 сентябрь көнне көзге мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Алтын куллы ял белмәс” исеме астында мастер класс оештырды. Күргәзмәдә райондашыбыз Генанова Әлфиянең икенчел чималдан ясалган кул эшләнмәләре һәркемдә зур кызыксыну уятты. Шулай ук экологик яктан чиста материаллардан ясалган кул эшләренә өйрәтүче китап-журналлар күргәзмәсе тәкъдим ителде.